Казан кардан ничек арына: Машинагызны калдырмагыз, җәмәгать транспортына күчегез
Көчле кар яву нәтиҗәләре Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбенең төп темасы булды. Шәһәр хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшли, әмма аномаль явым-төшемнәр аркасында кар өемнәре элеккечә җитди сынау булып кала. Казан кар стихиясен ничек җиңә һәм хакимият якын көннәрдә көчне нәрсәгә туплый – «Татар-информ» материалында.
Гыйнварда Казанда узган кышның биш аена караганда күбрәк кар чыгарганнар
Биш көн дәвам иткән кар яву вакытында Казанда айлык явым-төшем нормасының 70 проценты диярлек яуган. Эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, кар күләме буенча бу кыш соңгы елларда рекордлы булды.
«Гыйнварда гына да без 474 мең тонна кар чыгардык. Бу, узган кыш белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк», - дип белдерде Метшин.
Аның сүзләренчә, 2 февральгә Казанда явым-төшем 2024 ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк яуган.
Фото: kzn.ru
Шуңа бәйле рәвештә җомга көнне кертелгән «Буран» планын тагын ике көнгә – чәршәмбегә кадәр озайтылды. Мэр сүзләренчә, сишәмбе көнне шәһәрнең мәгариф учреждениеләре дистанцион режимда эшләвен дәвам итәчәк, ә укыту форматы буенча карарны чәршәмбегә өстәмә кабул итәчәкләр. Балалар бакчаларында балалар белән өйдә кала алмаган ата-аналар өчен дежур төркемнәр сакланачак.
«Бөтен көчне шәһәрне тәртипкә китерүгә тупларга кирәк»
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, явым-төшем характеры ситуацияне катлауландырган: кар бер ай дәвамында тигез генә түгел, ә кинәт яуды, шуңа күрә коммуналь хезмәтләргә йөкләнеш шактый югары булды.
«Мондый кыска вакыт эчендә беренче категория юлларында гына да 1,1 миллион тоннадан артык кар яуды, һәм без аның яртысын гына чыгардык. Ягъни эш бик күп әле, һәм безгә бөтен көчебезне шәһәрне тәртипкә китерүгә юнәлтергә кирәк», - дип белдерде Куляжев.
Фото: kzn.ru
Аның искәртүенчә, кар эретү пунктлары хәзер артык йөкләнеш белән эшли – аларга проект егәрлегендә каралганнан бер ярым-ике тапкырга күбрәк кар килә. Өстәмә рәвештә шәһәрнең төрле районнарында 17 вакытлы мәйданчык файдаланыла.
Шәһәр хакимияте җәмәгать транспортына күчеп утырырга чакыра
Куляжев юл кырыенда куелган машиналарга аерым игътибар бирде, алар техника эшенә һәм юлларны сыйфатлы чистартуга комачаулый.
«Безнең хезмәтләргә ярдәм итү өчен шәһәр трансформациясе үзәге тарафыннан чат-бот эшләнде. Гыйнвар аенда гына да без машина йөртүчеләргә, кар җыюга комачаулый торган машиналарын алып торуларын сорап 7,5 меңнән артык белдерү җибәрдек», – дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Шул ук вакытта автомобиль хуҗалары коммуналь хезмәтләрнең кисәтүләренә һәрвакытта да җавап бирми, шуның аркасында дәүләт автоинспециясен җәлеп итәргә һәм җыештыруга комачаулаучы машиналарны эвакуацияләргә туры килә. Узган ялларда гына да махсус тукталышларга 200 гә якын автомобиль җибәргәннәр.
Ахырда Куляжев халыкны, юлда хәрәкәтен катлауландырмас өчен һәм махсус техникага урамнарны тизрәк чистартырга комачауламас өчен, җәмәгать транспортына күчәргә чакырды.
Җәмәгать транспорты да көчәйтелгән режимда эшли. Казан метросында өстәмә поезд йөри, тагын берсе резервта тора һәм кирәк булганда линиягә чыгарга әзер.
«Тулаем алганда, бездә транспорт коллапсы юк. Эш күп, шулай ук ишегаллары буенча теләкләр һәм шикаятьләр бар», - дип шәрехләде Метшин.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Халык, көрәкләр белән коралланып, тротуарларны, машина кую урыннарын бердәм чистартты»
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, кар күп яуганнан соң ишегалларын җыештыруга 1,4 меңгә якын җыештыручы һәм 225 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
«Бүгенге көндә барлык 4176 зур идарәче компанияләр ишегалды да теге яки бу дәрәҗәдә карап тоту нормативларына туры килә. Без әлегә йөз процент туры килү турында сөйләмибез, әмма тулаем алганда, керү юллары чистартылган, җәяүлеләр сукмаклары ачылган, яшәүчеләргә һәм чүп ташучы машиналарга контейнер мәйданчыкларына керү мөмкинлеге ачылган, тулаем алганда, автомобильләрнең ишегаллары буйлап йөрү мөмкинлеге тәэмин ителгән», – дип белдерде Гыйниятуллин.
Ул шулай ук ишегалларын кардан чистартучыларга ярдәмгә чыккан битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерде. «Халык үзләренә бирелгән көрәкләр белән коралланды, тротуарларны, машина кую урыннарын бердәм чистартты. Аларга ярдәмнәре өчен зур рәхмәт», – диде Гыйниятуллин.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Вазгыятьне шәрехләп, Илсур Метшин әйтүенчә, атна шулай ук карлы булырга вәгъдә итә, һәм искәртеп узганча, җыелган кар аркасында төп проблема хәзер нәкъ менә ишегалларында тупланган.
«Шуңа күрә шәһәрне кар әсирлегеннән коткаруны дәвам итәбез. Бүгенге көндә бу – төп бурыч. Хәзер төп проблема – безнең ишегалларында», - дип йомгаклады мэр.
«Татар-информ», Александр Хевронин