Россиядә ротавирустан вакцинаны чыгаруга әзерлиләр
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова ротавирус инфекциясенә каршы Россия вакцинасын эшләү турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, препарат инде булдырылган һәм чыгарылуга әзерләнә. Бу хакта ул Федерация Советының пленар утырышында чыгыш ясаганда әйтте.
«Ротавирустан вакцина эшләнгән һәм чыгарылуга әзерләнә», – дип аның сүзләрен китерә ТАСС.
Попова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә профилактик прививкаларның милли календаре үзебезнең вакциналар белән тулысынча тәэмин ителгән.