Татарстанда яман шешнең иң киң таралган биш төре билгеле: Былтыр рекорд санга чыктык
Узган елда 20 меңнән артык кеше үзендә рак икәнен ишеткән
Татарстанның штаттан тыш баш онкологы, Мойше Сигал исемендәге Республика онкологик клиник диспансерының медицина технологияләре нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгын бәяләү бүлеге мөдире Эдуард Ногманов Татарстанда һәр 32 нче кешенең онкологик авыру буенча исәптә торуын әйтте. 2025 елда авыру күрсәткечләре 2023, 2024 елгы нәтиҗәләрне дә узып киткән.
«2025 елның 31 декабренә булган мәгълүматларга караганда, республикада 127 мең 324 кешедә яман чир теркәлгән. Татарстан тарихында беренче тапкыр онкология буенча рекорд күрсәткечкә чыктык – 20 мең 344 кешедә яман чир ачыкланды», – диде ул. 2023 елга караганда, бу – 12 процентка, 2024 елга караганда, 4,5 процентка артык.
Профессор, Идел буе федераль округының штаттан тыш баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе директоры Рөстәм Хәсәнов сүзләренчә, онкологик чирләр белән авыручылар Татарстанда гына түгел, Россиядә, дөнья күләмендә дә арта. Дөньяда исә, ел саен 20 миллион кеше яман шеш белән авырый, 10 миллионга якын кеше рактан вафат була икән.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Татарстанда яман шеш структурасында юан һәм туры эчәк рагы беренче урында
Табиблар республикада яман шешнең иң киң таралган биш төрен әйтте.
Колоректаль рак (юан һәм туры эчәкләр) – 14,6 процент, тире рагы – 13,9 процент, сөт бизләрендә яман шеш – 12,4 процент, трахея, бронхлар, үпкәдә яман чир – 8,7 процент, простата бизе рагы 8,3 процент тәшкил итә.
Профессор, Идел буе федераль округының штаттан тыш баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе директоры Рөстәм Хәсәнов юан эчәктә рактан саклану чараларыннан, беренче чиратта, физик активлык, дөрес туклануны атады.
«Без – Татарстанда яшәүчеләр, татарлар итле ризыкларны, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш күк камыр ризыкларын күп ашыйбыз инде. Ә яшелчә, җиләк-җимеш аз ашала. Без бит хәзер барыбыз да авыр физик хезмәт эшләгән кешеләр кебек тукланабыз, әйтерсең, утын кискән, су ташыган...» – диде Рөстәм Хәсәнов.
Сүз уңаеннан, татарларның яшелчә ашый белмәве турында профессор Илгиз Гатауллин белән «Интертат»та әңгәмә дә чыккан иде.
- Илгиз Гатауллин: «Татар яшелчә, җиләк-җимеш ашый белми, шуңа аның эче ката»
Гомер озынлыгы арта – онкология дә күбрәк теркәлә
Табиблар чирнең һаман да күбрәк теркәлүен халыкның уртача гомер озынлыгы һәм чирне ачыклау дәрәҗәсе артуы белән дә бәйли. Эдуард Ногманов әйтүенчә, моннан берничә ел элек сөйләнгән авыру динамикасы, яшәү озынлыгы арту турында фаразлар чыннан да хәзер тормышка ашып килә.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Төрле авырулар структурасында яман чир шактый зур темплар белән үсә – халык күбрәк булган саен, авыру да күбрәк теркәлә. Ни өчен дигәндә, онкология күбрәк 60 яшьтән узган кешеләрдә ачыклана. Бу – биологик факт, күзәнәк гены бозыла, ул тормыш дәвамында үзгәрә, мутация нәтиҗәсендә шеш хасил була», – диде республиканың баш онкологы Эдуард Ногманов.
Ул 2025 елдан онкологик авыруларга каршы көрәш программасы дүрт индикатор буенча гамәлгә ашырылуын билгеләп узды. «Яман шеш диагнозы куелганнан соң, бер ел эчендә үлгән кешеләр саны былтыр күпкә кимегән – 18 процентка кадәр төшкән. Алдагы елны ул 19,1 процент иде», – диде белгеч. Ул аеруча юан эчәк, үпкәдәге рак авыруын дәвалау авыр булуын искәртте. Татарстанда онкологиянең барлык төрләреннән үлем күрсәткечләре, алдагы елга караганда, 4,3 процентка арткан. 2025 елда ул 100 меңгә 187,7 кеше тәшкил иткән.
Эдуард Ногманов сүзләренчә, чир ачыклангач, биш ел һәм аннан озаграк яшәүчеләр барлык авыручыларның 67,8 процентын тәшкил итә. Ә яман чир 1-2 стадиядә ачыкланган пациентлар 64,5 процент тәшкил итә. «Европаның күп илләре мондый саннар белән мактана алмый әле», – ди ул.
Табиб сүзләренчә, узган 2025 елда үзендә онкология диагнозын ишеткән 20 мең кешенең күпчелегенең профилактик тикшеренү узуы, шуның нәтиҗәсендә чирнең башлангыч стадиядә ачыклануы да әһәмияткә ия. Моңа нисбәтле рәвештә, табиблар маммография, аналык муентыгы шеше, простата бизендә ракны тикшерүгә, тизәктә яшерен канга анализ бирү, тиреләрне күрсәтү кебек скрининг технологияләрне кире какмаска, кимендә ике елга бер тапкыр тикшеренеп торырга өндәде. Эдуард Ногманов беренче стадиядә кайбер төр онкологияне күз белән генә карап та ачыклап булганын, хәзер шул күрсәткеч игътибарга алынуын әйтте.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ул рак 30 процент очракта симптомсыз узуы турында искәртте. Аннары соңга калып ачыкланганда, ашыгыч төстә дәвалауның нәтиҗәсе дә анык булмавы турында кисәтте.
«Дәүләт акчасына белем алган студентлар районнарга кайтырга тиеш»
Рөстәм Хәсәнов Татарстанның онкологик ярдәм күрсәтүдә, чирне ачыклау, пациентларның биш ел яшәү күрсәткече буенча Идел буе округында лидер булуын ассызыклады. «Күпләр безнең тәҗрибәне өйрәнә. Бу куандыра», – диде.
Заманча медицина үзәкләре, скрининг технологияләреннән бигрәк, онкология ярдәмендә, беренче чиратта, табиблар кирәк. Белгечләр «Татар-информ» хәбәрчесенең онколог белгечләргә ихтыяҗ турындагы соравына җавап бирде.
Эдуард Ногманов сүзләренчә, Татарстанда онкологлар белән тәэмин ителеш хәзерге вакытта 84 процент дәрәҗәсендә. Ставкада булучыларның 40 проценты – ике эштә берьюлы эшләүчеләр.
«Онкологиядә генә түгел, башка белгечлек табибларына да кытлык күзәтелә. Алдынгы медицина үзәкләрендә ихтыяҗ юк, ә районнарга кайтасылары килми. Шуңа анда ике эшне алып баручы белгечләр генә. Безнең ел саен максатчан нигездә кабул итү арта бара. Дәүләт акчасына белем алган студентлар дәүләт сәламәтлек саклау системасына, районнарга кайтырга тиеш. Бәлки, ошап китәр, шунда гаилә корып җибәрерләр», – ди Рөстәм Хәсәнов.
«Вакциналар ракны булдырмый калуга түгел, ә ракны дәвалауга дип эшләнә»
Рактан вакцина турында сүз барса да, онковакцина белән бәйле билгеле проект меланома белән авыручыларга гына кагыла. Онкологиягә дучар булган бар кешегә дә дәва табыла дигән сүз түгел, ди Эдуард Ногманов.
«Вакцина һәм таргетлы препаратлар бөтен кешегә дә туры килми. Барысы да мутация дәрәҗәсенә бәйле. Вакциналар ракны булдырмый калуга түгел, ә ракны дәвалауга дип эшләнә», – дип җөпләде Рөстәм Хәсәнов.
Үткән елда Республика онкологик клиник диспансеры сырхауханәсе аша 360 мең кеше узган
Узган 2025 елда Республика онкологик клиник диспансерында 28 мең кешегә хирургия ярдәме күрсәтелгән. Бу хакта Мойше Сигал исемендәге Республика онкологик клиник диспансеры баш табибы Марат Мөхәммәдиев хәбәр итте.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Без операциядән соң пациентның мөмкин кадәр тизрәк тернәкләнүен кайгыртабыз. Күп еллар зур кисем аша ясалса, хәзер күп операцияләр кечкенә кисемнәр аша үткәрелә. Пациент икенче көнгә үк аягына басып йөри ала, берничә көннән гаиләсенә кайта. Безнең төп бурыч – авыруларга бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтү», – дип белдерде баш табиб.
«Үткән елда Республика онкологик клиник диспансеры сырхауханәсе, шул исәптән, аның филиаллар челтәре аша 360 мең кеше үткән. Казандагы сырхауханәгә 260 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Шулай ук, Әлмәт, Чаллы филиалларын да исәпкә алып, стационар аша 76 мең кеше узган», – диде Марат Мөхәммәдиев.
Баш табиб сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча 9 яңа инновацион диагностика алымы кертелгән. «Хастаханә дөнья трендлары буенча эшли», – диде ул.