Тукай абый музее
Тукай абый музее
Шәһәребез уртасында
Тукай абый музее.
Анда килеп керүгә
Басып торадыр үзе.
Тукай абый кәләпүше
Музейның иң түрендә.
Килгән саен карап китәм,
Җылы өсти күңелгә.
Кара савытын кадерләп
Саклыйлар икән монда.
Шкафтагы тартмачык та
Тора бит үз урынында.
И дусларым, бу музейда
Бик күп нәрсә белерсез.
Тукай абый ядкярләрен
Сез биредә күрерсез.
Шакирова Зилә Илнар кызы, 2023 ел.