Екатеринбургта гөбәдия пешерү буенча мастер-класс уздырганнар
Екатеринбургта гөбәдия әзерләү буенча мастер-класс уздырганнар. Бу хакта Ектеринбург татарларының Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Идеаль камыр әзерләдек, эчлек катламнарын салдык, гөбәдиябезне ясап, пешердек. Бик күңелле һәм тәмле булды!» – ди мастер-классны оештыручылар.