Казанлылар Горький шоссесында барлыкка килгән бөкегә зарлана
Казанның Горький шоссесында кабат җитди бөке барлыкка килгән. Машина йөртүчеләр билгеләп үткәнчә, кичә дә биредә шуңа охшаш хәл күзәтелгән.
Машина йөртүчеләр әйтүенчә, буран аркасында хәрәкәт кыенлаша, ә юл читендәге фуралар полосалар санын киметә. Моннан тыш, «Яндекс.Карты» сервисы мәгълүматлары буенча, әлеге участокта юл-транспорт һәлакәте дә булган.
Иртәнге сәгатьләрдә Казан юлларында 8 баллы бөкеләр күзәтелде.
Фото: «Яндекс.Карты»