Мәскәүдә татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Үзәк федераль округның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада катнашучылар мәдәни мирасны саклау һәм аны яшьләргә тапшыруның әһәмиятен билгеләп үтте.
Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм горурлык атмосферасында узды.