Татарстанда ел башыннан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 1,5 млрд сум бүлеп бирелгән
2026 елның гыйнварында Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыруга 1 млрд 543,6 млн сум бүлеп бирелгән. Касса үтәлеше 1 млрд 398,6 млн сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте.
Агымдагы елда илкүләм проектларны тормышка ашыруга Татарстан бюджетында барлыгы 53 млрд сум акча каралган. Шуның 28,8 млрд сумы федераль бюджеттан, ә 24,2 млрд сумы республика бюджетыннан бирелә.
Татарстан 2026 елда 12 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Бу «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Кадрлар», «Озын һәм актив тормыш», «Туризм һәм кунакчыллык», «Тормыш өчен инфраструктура», «Пилотсыз авиация системалары», «Экологик иминлек», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» һәм башкалар.