Флоридада «Кардәшлек» Кубогына Татар хоккей матчы узачак
4 апрельдә Америка татар диаспорасы өчен Флоридада «Кардәшлек» Кубогына Татар хоккей матчы узачак. АКШ һәм Канада татарлары хоккейчылары Тампа-Бэй бозында кардәшлек Кубогы өчен көч сынашачак. Бу хакта «Татар-информ»га Тампа татар җәмгыяте вәкиле хәбәр итте.
Оештыручылар сүзләренчә, кардәшлек кубогы – турнирның төп трофее, ул чикнең ике ягында татар җәмгыятьләренең дуслыгын һәм бердәмлеген символлаштыра.
Татар җәмәгатьчелеге тарафыннан оештырыла торган бу әһәмиятле – 7 нче еллык чара континентның иң зур шәһәрләреннән – Монреаль, Торонто, Остин, Сан-Франциско, Нью-Йорк, Тампа, Майами, Вашингтон һәм Питтсбург спортчыларын берләштерә.
Бу – татар диаспорасы вәкилләре өчен бергә җыелу, җәмгыятьләр арасындагы элемтәләрне ныгыту, команда уены рухын, милли традицияләрне һәм җәмгыятебезнең бердәмлеген бәйрәм итү өчен уникаль мөмкинлек.