2026 елдан башлап рухи-әхлакый мәдәният турында яңа фәнне этаплап кертәчәкләр
РФ Мәгариф министрлыгы мәктәп программасына «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» (ДНКР) уку курсын кертү графигын үзгәртте. Дисциплина берничә ел дәвамында этаплап кертеләчәк, дип хәбәр итә РИА Новости.
Ведомство карары нигезендә, 2026/27 уку елында яңа фән 5 нче сыйныфларда гына барлыкка киләчәк. 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларда аны 2027/28 уку елыннан укыта башлаячаклар. Элегрәк ДНКР 2026 елдан барлык өч параллельдә бер үк вакытта кертеләчәк дип уйланган иде.
Шулай ук 2026 елның 1 сентябреннән бишенче сыйныфларда чит телне өйрәнү күләме атнага өч сәгатьтән ике сәгатькә кадәр кимиячәк. 2027 елның 1 сентябреннән шундый ук үзгәрешләр 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларга кагылачак.
Министрлыкта аңлатуларынча, әлеге чаралар уку йөкләнешен оптимальләштерүгә һәм вакытны яңадан бүлүгә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта чит телләрне өйрәнү белем бирү программасының мәҗбүри компоненты статусын саклап калачак.
«Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» курсы укучыларда Россиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләренә нигезләнгән дөньяга караш ориентирларын формалаштырырга тиеш.