Нурлатта «Россия өметләре» фестивале үтәчәк
18 февральдә Нурлатның Журналистлар скверында «Күрше» кышкы республика фестивале кысаларында «Россия өметләре» бәйрәме узачак. Бу хакта «Нурлат-информ» сайты хәбәр итә.
Программада түбәндәге чаралар каралган:
- «Дуслык агачы» яктылык конструкциясен ачу;
- «Без бердәм» гаилә турниры;
- Ватанпәрвәрлек темасына җирле авторларның шигырьләрен сөйләүчеләр конкурсы;
- «Дуслык» газетасында игълан ителгән «Күрше хакы – тәңре хакы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү;
- Районның волонтерлык берләшмәләре әгъзаларын хөрмәтләү.
Бәйрәмдә волонтерлык берләшмәләре эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышырга мөмкин булачак, балалар өчен уеннар оештырылачак, район үзешчәннәре чыгыш ясаячак. Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана.