Санкт-Петербург китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган китап күргәзмәсе эшли башлады
Санкт-Петербургтагы Россия милли китапханәсенең милли әдәбият бүлеге уку залында Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе эшли башлады. Бу хакта Санкт-Петербург татарларының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
«Муса Җәлилнең иҗаты һәм батырлыгы тарихта онытылмас эз калдырган», – диелә хәбәрдә.
Китапханәгә килүчеләр шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган төрле материаллар белән таныша ала. Алар арасында фундаменталь очерклар һәм документаль тикшеренүләр, романнар, җыентыклар, мәкаләләр, шагыйрь иҗатын тирәнтен тикшерүләр һәм авторның күңелгә үтеп керерлек балалар басмалары бар.
Күргәзмә белән 28 февральгә кадәр танышырга була.