Путин «КАМАЗ»ны машина төзелешенә керткән өлеше өчен мактау билгесе белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ» коллективын Россия Федерациясенең «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләү турындагы указны имзалады. Указ хокукый актлар сайтында урнаштырылган.
Бүләк предприятиенең Россия машина төзелешен үстерүгә керткән өлеше, яңа махсус техника булдыруы һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен тапшырыла.