Коробченко Татарстан сәнәгатенең 2026 елга бурычларын атады
Роботлаштыру, пилотсыз системалар үзәген булдыру һәм машина төзелешендә җитештерүне арттыру – 2026 елга шундый бурычларны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Олег Коробченко Түбән Камада узган коллегия утырышында әйтте.
ТР вице-премьеры сүзләренчә, быел республикада түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
- 10 мең хезмәткәргә 70 берәмлек белән роботлаштыруга ирешергә;
- пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәген төзеп бетерергә һәм резидентлар җәлеп итәргә;
- автомобильләр, самолетлар, вертолетлар һәм башка техника җитештерүне арттырырга.