Альмир Абашев: Импортны алмаштыру темплары Татарстанда аеруча зур булыр дип өметләнәбез
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев медицина өлкәсендә импортны алмаштыру темплары Татарстанда югары булачагына ышанычын белдерде.
Ул Республика клиник хастаханәсенең медсовет утырышы алдыннан журналистларга республикада медицина сәнәгате үсеш алуын, җитештерү темплары гомумән ил күләмендә артуын билгеләп узды.
«Импортны алмаштыру барлык өлкәләрдә диярлек – гади эш материалларыннан алып югары технологияле дәвалау җиһазларына кадәр. Татарстан ничек эшләргә кирәклекне күрсәтә. Махсус икътисади зоналарның мәйданнарында медицина продукциясен җитештерү өчен материаллар производствосын эшләтеп җибәрдек. Яшел Үзән районында күптән түгел генә УЗИ машиналарын чыгару произвоствосы ачылды. Шул ук мәйданда оча-бот һәм тез буыннарын алмаштыру өчен эндопротезлар эшләү эше оештырылган. Импортны алмаштыру темплары Татарстанда аеруча зур булып дип өметләнәбез», – диде министр.