Татарстанның Милли китапханәсендә Халыкара туган тел көнен билгеләп үтәчәкләр
Татарстан Милли китапханәсе Халыкара туган тел көне уңаеннан тел һәм мәдәни төрлелекне саклауга, үстерүгә һәм туган телне өйрәнүне хуплауга юнәлдерелгән махсус программа әзерләде. Тематик чаралар 22 февральдә көн дәвамында узачак.
Чараларда катнашу бушлай, алдан теркәлү кирәк.
- Халыкара туган тел көне ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елда игълан ителә һәм ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә.