Хезмәт министрлыгы: 2025 елда социаль контрактларның яртысы эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән
2025 елда ТР Хезмәт министрлыгы эшсез татарстанлыларны эшкә урнаштыру буенча социаль контрактлар белән тәэмин итү планын үтәгән. Бу хакта бүген ТР Иҗтимагый палатасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Социаль контракт – аз тәэмин ителешне бетерү өчен дәүләт һәм граждан арасындагы шартнамә. Әгәр гаиләдә керем яшәү минимумыннан түбән булса, гаилә эшкә урнашу, эш ачу яки шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү юнәлешләре буенча контрактка хокуклы», - дип искә төшерде ул.
Республикада кадрлар кытлыгы саклану сәбәпле, эшкә урнашу өстенлекле юнәлеш булды. «Без максатны үтәдек: 2322 контракт, ягъни 47 процент, нәкъ менә мәшгульлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде», – дип билгеләп үтте Зарипова.