Татарстан «Профессионаллар» чемпионатында компетенцияләр саны буенча рекорд куйды
Татарстанда 2026 елда узган «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы нәтиҗәләре буенча 352 компетенция теркәлгән — бу ярышлар тарихында рекордлы күрсәткеч. Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бу хакта Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Чагыштыру өчен, 2025 елда «Профессионаллар» чемпионаты сызыгында ярышлар 329 компетенция буенча үткәрелде. Федераль оператор тәкъдим иткән исемлекне исәпкә алып, республикада компетенцияләр структурасы яңадан каралды, шулай ук зоотехникадан алып цифрлы трансформациягә кадәр 26 яңа юнәлеш өстәлде », — диде Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.
Чемпионатта барлыгы 6392 кеше: 1932 конкурсант, шул исәптән 639 юниор, 1932 эксперт-остаз, 277 баш эксперт, 388 индустриаль эксперт, 50 эксперт-методист, 47 озата баручы, 349 мәйданчыкларның техник администраторы һәм 1417 волонтер катнашкан.
Ярышларда уңышлы чыгыш ясаган конкурсантлар йомгаклау (төбәкара) этабында республика данын яклаячак. Чемпионат циклы финаллары Россиянең өч шәһәрендә — Калуга, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербургта узачак. 2025 елда өч финалда 52 конкурсант катнашкан иде.
Искәртеп үтик, «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы 17 ноябрьдән 20 февральгә кадәр дәвам итте. Ярышлар Татарстанның 23 районында һәм шәһәрендә урнашкан 70тән артык махсуслаштырылган компетенция үзәгендә үтте.