Добавить новость
World News in Tatar



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

2026 елда Татарстанда торак файдалануга тапшыру планы 24 процентка үтәлгән

2026 елда Татарстанда торак файдалануга тапшыру планы, 21 февральгә булган мәгълүматлар буенча, 24 процентка үтәлгән: 749 мең квадрат метрдан артык торак сафка бастырылган. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Айзатуллин шулай ук төзелештә хезмәтне саклау таләпләрен үтәү буенча контроль-күзәтчелек эше турында да сөйләде. Оешмалар объектларга 360 тапкыр барган, 190 оешма дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе административ җаваплылык турында 101 карар чыгарган, ел башыннан бирле ведомство 146 тикшерү оештырган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан ел башыннан алып 246 контроль-күзәтчелек чарасы уздырылган.

Министр Чаллыдагы «ТЭМПО» Кама металл конструкцияләре заводында җиһазларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле авыр бәхетсезлек очрагы теркәлүен искәртте.

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 26 проценты тапшырылган: гомуми мәйданы 272 мең квадрат метрга якын тәшкил иткән 38 күп фатирлы йорт сафка бастырылган. Социаль ипотека программасы буенча еллык план 22 процентка үтәлгән: планда каралган 108 йортның җидесендә (гомуми мәйданы - 32 мең квадрат метр) төзелеш эшләре тәмамланган. Индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча 445 мең квадрат метр торак тапшырылган, бу планның 23 проценты дигән сүз.

2026 елда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары буенча арасыннан 641 ятим бала, биш һәм аннан күбрәк баласы булган 21 күп балалы гаилә һәм 61 яшь гаилә торак алачак. Мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә агымдагы елда өч гаилә тораклы булачак. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен 51 күп фатирлы йортта 641 фатир алу планлаштырылган.

Айзатуллин сүзләренчә, быел «Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен тәртипкә китерү» республика программасы торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, аның кысаларында су белән тәэмин итү челтәрләре һәм юллар төзү планлаштырыла; объектлар исемлеген билгеләү буенча эш алып барыла.

Мәгариф өлкәсендә 2026 елда 10 объект, шул исәптән 7 гомуми белем бирү учреждениесе (ике яңа мәктәп һәм ике өстәмә корпус, шулай ук өч күчмә мәктәп, алар буенча контрактация тәмамланган) сафка бастыру ниятләнә. Шулай ук Алабугада бер яңа балалар бакчасы төзү һәм ике күчмә балалар бакчасы төзелешен дәвам итү каралган; балалар бакчалары буенча төзелеш-монтаж эшләре 50 процентка җиткән.

Сәламәтлек саклау тармагында Казанда стационарның кабул итү-диагностика бүлеген төзү дәвам итә, эшләрнең үтәлеше 16 процент тәшкил итә. 2026 елда спорт линиясе буенча 14 объект сафка бастыру планлаштырылган: агымдагы атнада Теләче һәм Алексеевск районнарында ике универсаль спорт мәйданчыгы төзелә башлаган. Күчмә объект – футбол үсеше үзәге буенча - агымдагы датага эшләрнең үтәлеш 58 процент, өч боз аренасы төзелеше буенча 2 процент тәшкил итә.

Мәдәният тармагында 7 объект («Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында өч күпфункцияле үзәк, шулай ук «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында дүрт балалар сәнгать мәктәбе) сафка бастыру ниятләнә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча Минзәлә районында бер объектта эшләр башланган, программа буенча үтәлеш 2 процент тәшкил итә. Аерым билгеләп үтелгәнчә, Казанның ләм кырларын рекультивацияләү буенча экологик проектны гамәлгә ашыру дәвам итә: бүгенге көнгә үтәлеш – 93 процент.

Яшьләр сәясәте тармагы буенча 2026 елда ике республика программасы кысаларында 7 объект сафка бастыру планлаштырыла. Балаларны савыктыру лагерьлары төзелеше буенча эшләрнең үтәлеш 13 процент тәшкил итә, биш объектта эш бара.

Моннан тыш, башка республика программалары кысаларында агымдагы елда 27 объект төзү ниятләнә. Башкарма комитетлар төзелеше 15 объектта алып барыла, үтәлеш 15 процент тәшкил итә. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү эшләре 13 процентка үтәлгән, дүрт объектта эш бара.

Шулай ук 2026 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты, Бөтенроссия уңайлы шәһәр мохите булдыруда иң яхшы проектлар конкурсы һәм республика программасы кысаларында 51 иҗтимагый киңлекне төзекләндерү ниятләнә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России