Рөстәм Миңнехановка Бөгелмәдә заводны модернизацияләү программасын күрсәттеләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә механика заводында булды. Сәфәрдә аны Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Предприятие 1956 елдан бирле эшли. Завод нефть-газ чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, энергетика һәм сәнәгатьнең башка тармаклары өчен җиһазлар чыгара. Продукция исәбендә – һава белән суыту аппаратлары, җылылык алмаштыргычлар, конденсаторлар, фильтрлар, технологик блоклар, газ һәм сыек мохит өчен цилиндрик савытлар, сепараторлар, басымны көйләгечләр һәм башка җиһазлар.
Завод продукциясен Россиянең нефть-газ комплексы предприятиеләренә, шулай ук чит илләргә җибәрәләр.
Миңнеханов җитештерү цехларын һәм төп технологик линияләрне карады. Предприятие металл кисү, тимерчелек-пресс, йөк күтәрү, кою, эретеп ябыштыру һәм сынау җайланмалары белән җиһазландырылган. Шулай ук аңа җитештерү куәтләрен модернизацияләү программасын да күрсәттеләр.
Моннан тыш, завод каршындагы мәйданчыкта Бөгелмә районының башка сәнәгать предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде, аның белән Татарстан Рәисе дә танышты.