Амфитеатр һәм фонтан: Кабан күле яр буеның соңгы участогын ничек яңартачаклар?
Казанда тиздән Кабан күле яр буеның 1,5 километр озынлыктагы төзекләндерелмәгән соңгы участогын яңарту эшләре башланачак. Проект амфитеатр, күзәтү мәйданчыклары, җәяүлеләр өчен сукмаклар булдыруны һәм су янына төшү урыннарын уңайлы итеп төзүне күздә тота. Шул ук вакытта танылган ландшафтның бер өлешенә әйләнгән талларны саклап калачаклар. Проектның нечкәлекләре турында сөйлибез.
Назарбаев урамыннан Мәрҗани һәйкәленә кадәр 1,5 километр
Казанда Кабан күле яр буеның өченче чиратын – әлегә кадәр яңартылмаган соңгы участокны төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр. Сүз Назарбаев урамыннан Мәрҗани һәйкәленә кадәр сузылган 1,5 километрлык участок турында бара.
Бу – бик тыныч, уңайлы ял урыны, әмма яр буеның гомуми кыяфәте һәм каршыда урнашкан яңа Камал театры бинасы янында бу өлеш шактый аерылып тора.
Фото: Рендерны Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте
Участокны, урынның табигый характерын һәм атмосферасын саклап калып, заманча кыяфәткә һәм яр буеның башка өлешләре белән бердәм стильгә китерергә планлаштыралар.
Түбән Кабан буен 2026 елда төзекләндерәчәкләр
Эскизларны Камал театрының яңа бинасында тәкъдим иттеләр. Концепцияне Татарстан шәһәрләрен үстерү институты һәм Казан мэриясе кураторлыгында Wowhaus һәм «АрхДесант» архитектура бюролары әзерләгән.
Быел яр буеның 2,2 гектар мәйданлы түбән ярусын төзекләндерәчәкләр. Проект экологик инфраструктураны үстерүне күздә тота: аерым зоналарда су бакчалары булдырылачак – алар табигый рәвештә суны чистартачак, ә яңа агачлар һәм куаклар күләгә ясап торачак һәм табигый балансны сакларга ярдәм итәчәк.
Шул ук вакытта югары ярустагы инженерлык челтәрләрен – электр һәм су белән тәэмин итү, яңгыр һәм көнкүреш калдыкларын агызу канализациясе системаларын ремонтлау башланачак.
«Бу проектта иң мөһиме – яр буен төзекләндерү һәм урамны реконструкцияләү түгел, ә Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм Иске Татар бистәсендә урнашкан җәлеп итү нокталарын бергә җыйган ике киңлекнең уртак эшен оештыру», – дип ассызыклады институт директоры Наилә Нагуманова.
2027 елда 1,6 гектар мәйданлы югары ярус төзекләндереләчәк. Монда Мәрҗани урамы буйлап җәяүлеләр өчен уңайлы зона булдырылачак, җәяүлеләр өчен сукмаклар һәм веломаршрутлар киңәйтеләчәк. Машина юлын бер яклы итеп ясаячаклар һәм парковка урыннары санын арттырачаклар.
Наилә Нагуманова: «2027 елда 1,6 гектар мәйданлы югары ярус төзекләндереләчәк. Монда Мәрҗани урамы буйлап җәяүлеләр өчен уңайлы зона булдырылачак, җәяүлеләр өчен сукмаклар һәм веломаршрутлар киңәйтеләчәк»
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Крестовниковлар һәм Петцольд заводлары янындагы киңлекләр
Бертуган Крестовниковлар заводы каршындагы территория төп нокталарның берсе булачак. Биредә 2,5 мең квадрат метр мәйданлы киң агач түшәмә ясалачак.
Киңлекне Камал театрның яңа бинасына иң яхшы күренеш ачылырлык итеп проектлаячаклар. Шәһәр чаралары вакытында агач түшәмә күпләп җыелган кешеләрне сыйдыра алачак һәм үзенчәлекле «трибуна» булачак, ә гадәти көннәрдә ял итү зонасы буларак кулланылачак.
Фото: Рендерны Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте
«Бу участок Казан өчен мөһим ике районны – Иске Татар бистәсен һәм тарихи Пләтән бистәсен тоташтыра», - дип билгеләде Wowhaus бюросы архитекторы Ильяс Гыйльманов.
Петцольд заводы янындагы территориягә дә аерым игътибар бирәчәкләр. Архитектор сүзләренчә, бу тарихи объект кына түгел, ә районның булачак архитектур доминанты.
Яр буеның бер өлешен су өстенә чыгарачаклар һәм прокатка көймәләр алу өчен павильон төзиячәкләр
Яр буеның өченче чираты проектының тагын бер мөһим ноктасы – Әхтәмов урамына терәлеп торучы участок. Бу участокта өченче чират чикләрендәге иң киң яр буе сузылган. Монда кафе бәдрәф белән павильон урнаштырырга мөмкин булачак. Шулай ук биредә көймә станциясе офисы урнашачак, анда күл буйлап йөрү өчен арендага катамараннар алып булачак.
Яр буеның бер өлешен су өстенә чыгарачаклар һәм агач түшәмә җәячәкләр. Беренче этапта астагы променад зонасын һәм аның тирәсендәге территорияне, шул исәптән павильон янындагы күзәтү мәйданчыгын төзекләндерәчәкләр.
Фото: Рендерны Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте
Белем бирү учреждениеләре – 12нче мәктәп, Казан ислам көллияте һәм Апанай мәдрәсәсе янында транспорт хәрәкәтен оештырачаклар. Проектта пассажирларны утырту һәм төшерү зоналары, машиналар йөрү урынын җайлау хисабына тротуарны киңәйтү һәм җәяүлеләр өчен урынны арттыру өчен мәктәп коймасын участоклар эченә күчерү мөмкинлеге каралган.
Мәрҗани һәйкәленнән алып Күнче урамына кадәр участокта күзәтү мәйданчыгы һәм амфитеатр
Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәленнән алып Күнче урамына кадәр участокта беренче этапта амфитеатр һәм җәяүлеләр өчен юл ясалачак. Бу радиоидарәле көймәләр җибәрү өчен мәйданчык булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Рендерны Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте
Күнче урамын проектка кертәчәкләр, әмма яр буенда үткәреләчәк эшләр кысаларында монда аерым төзекләндерү чаралары каралмаган.
Мәрҗани һәйкәле янындагы территория яр буеның төзекләндерелгән өлешен яңа променад зонасы һәм булачак сквер белән тоташтырачак.
Кабан күле яр буеның өченче чиратын төзекләндергәндә талларны саклап калачаклар
Су буендагы җәяүлеләр юлы кайбер урыннарда ярдан ераграк урнашачак, шуңа күрә киңлекне су үсемлекләре белән яшелләндерәчәкләр – бу яр буендагы экологик концепцияне ассызыкларга ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, биредәге талларны саклап калырга планлаштыралар, дип хәбәр итте биология фәннәре кандидаты, «Парк Сервис» ландшафт компаниясе вәкиле Сергей Мурзов.
Сергей Мурзов: «Бу участоктагы иң әһәмиятле һәм иң зур агач – ак тал. Ул хаклы рәвештә шәһәрнең байлыгы һәм чын сәнгать әсәре булып санала»
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
«Бу участоктагы иң әһәмиятле һәм иң зур агач – ак тал. Ул хаклы рәвештә шәһәрнең байлыгы һәм чын сәнгать әсәре булып санала», - дип билгеләде ул.
Шул ук вакытта яр буендагы Америка өрәңгеләрен бетерергә планлаштыралар. Эксперт сүзләренчә, биредә 700гә якын шундый агач бар. Бу төрне рәсми рәвештә аеруча куркыныч чүп үсемлекләре исемлегенә керткәннәр, чөнки ул актив рәвештә тарала, башка үсемлекләргә үсәргә бирми һәм туфракның сыйфатын начарайта торган матдәләр бүлеп чыгара.
Моннан тыш, Әхтәмов урамы участогында тагын бер чүп агачы – вак яфраклы караманы кисәчәкләр.
Фото: Рендерны Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте
Камал театрының яңа бинасы янында утлы һәм музыкалы фонтан барлыкка киләчәк
Илсур Метшин сүзләренчә, яр буеның өченче чиратын төзекләндерүнең беренче этабы якынча 1,5 млрд сумга бәяләнә.
«Катлаулы вакытта бер генә программа да туктатылмавы өчен Рәисебезгә рәхмәт белдерәсем килә. Яр буеның Мәрҗани урамындагы өлешендә зур төзекләндерү эшләре башкарылачак. Безнең максат – алга таба, «Яңа Порт»ка чыгу, - дип ассызыклады Метшин.
Илсур Метшин Камал театрының яңа бинасы янында фонтан барлыкка киләчәге турында әйтте
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
Шәһәр башлыгы шулай ук Камал исемендәге театрның яңа бинасы янында утлы һәм музыкалы фонтаны төзү планы турында сөйләде. Аның концепциясе әлегә уйлана. Метшин сүзләренчә, фонтанның проектын якынча 6-7 ай дәвамында ясарга мөмкиннәр.
«Без Герман Греф (Саклык банкы башлыгы – Т-и. иск.) белән ул монда Казанда булганда сөйләшкән идек. Ул илдәге иң яхшы проектларны ясаучы кешеләрнең берсе. Казан да аның матур эшләре исемлегенә керер, дип өметләнәбез», – диде мэр.
Хәзерге вакытта яклар сөйләшүләр алып бара. Шул ук вакытта проект кысаларындагы беренче эшләр быел ук башланырга мөмкин.
«Бәлки, безгә Кулибиннар килер һәм Казан ханлыгы хәзинәләрен эзләр»
Кабан күле буйлап 2023 елда «Казаныш» форумында архитектор Элина Сәфәрова тәкъдим иткән «Милләт хәзинәсе» күперен салу проекты әлегә туктатылып торган.
«Идея чыннан да бик шәп, әмма ул кайберәүләргә артык кыю булып тоелды. Үзәктә беренче Президент Минтимер Шәймиев белән бәйле заманча Татарстан музеен булдыру планлаштырыла. Без фикер алыша башладык, «ТАИФ» компаниясеннән тәкъдимнәр булды. Проект барып чыгар, дип өметләнәм. Әмма хәзерге вакытта аны гамәлгә ашыру – башкарып чыгу ягыннан да, бәясе ягыннан да бик җитди бурыч», – диде Метшин.
Фото: Рендерны Татарстан шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте
Шул ук вакытта шәһәр башлыгы Кабан күле төбендә Казан ханлыгы хәзинәләрен эзләү идеясенә кире кайтырга тәкъдим итте.
«Буыннан-буынга Кабан төбендә Казан ханлыгы байлыгы ятуы турында сөйләп киленгәнлеге турында бөтенләй оныттык. Безнең фән, безнең кыю эзләнүчеләр кайчан технологик, техник чаралар белән Кабанны карарга киләчәк? Анда 9 һәм 12 метрлы тирәнлек тә, заманча җиһазлар да бар», - дип белдерде Метшин.
«Әйдәгез, сезнең аша технологик, алга киткән идеяләр дөньясына эндәшик. Бәлки, безгә Кулибиннар килер һәм Казан ханлыгы хәзинәсен эзләп табар», - дип мөрәҗәгать итте мэр блогерларга һәм журналистларга.