Депутат Милонов Россиядә гендер-пати уздыруга каршы чыкты
Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов соңгы елларда популярлашкан гендер-пати (туачак баланың алдан җенесен белү бәйрәме) үткәрүне тәнкыйтьләде.
«Миңа бу традиция Америка гадәтләрен уйламыйча безгә күчерү кебек күренә», – дип белдерде Милонов «ТАСС» белән әңгәмәдә.
Парламентарий ассызыклаганча, Россиядә ата-аналар булачак баланың җенесен кайчан игълан итәргә дигән карарны үзләре кабул итә. Аның сүзләренчә, Россиядә, кагыйдә буларак, яңалыкларны алдан хәбәр итәргә яратмыйлар.