Удмуртиядә татар кызлары өчен остаханәдә катнашучылар хәситә ясарга өйрәнгән
Ижевск шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсендә «Татар кызы - 2026» бәйгесендә катнашучы кызлар өчен остаханә уздырылган. Кызлар хәситә – татар хатын-кызларының традицион бизәнү әйберен ясарга өйрәнгән. Чараны тегүче, дизайнер Наталья Ермолина үткәргән. Бу хакта Удмуртия Республикасының «Яңарыш» газетасы ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә хәбәр итте.
Фото: Удмуртия Республикасының «Яңарыш» газетасы
«Татар кызы» бәйгесендә катнашучылар өчен даими рәвештә төрле остаханәләр уздырыла. Бу юлы кызлар «Хәситә татар хатын-кызы тормышында нинди роль уйнаган?» дигән сорауга җавап эзләде. Алар хәситә ясау серләренә төшенде, аның тарихы белән танышты, эскизлар ясарга өйрәнде. Кызлар әлеге остаханәләрдә алган дәресләрне киләчәк тормышында да кулланыр, дип ышанабыз, диелә хәбәрдә.