25 февральдә Татарстанда бераз кар һәм -11 градуска кадәр салкын булуы көтелә
25 февральдә Татарстанда көн болытлы булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, урыны белән бераз кар явачак.
Көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә.
Максималь һава температурасы -6..-11 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.