Вячеслав Володин Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады
Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады.
«Татарстан Республикасының тотрыклы үсешенә, аның социаль-икътисади күрсәткечләрен арттыруга юнәлтелгән бурычларны хәл итеп, сез кешеләрнең тормышын яхшыртуга өлеш кертәсез», – дип ассызыклады Федераль Җыенның түбән палатасы спикеры.
«Киләчәктә уңышлар, нык сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр телим», - дип йомгаклады сүзен Вячеслав Володин.