Добавить новость
World News in Tatar



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Татарстан Республикасының яңа кануннары үз көченә керде

Дәүләт Советының унсигезенче утырышында кабул ителгән яңа республика законнары үз көченә керә. Аерым алганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм чаралары киңәйтелә, пассажирларны җиңел таксида йөртү кагыйдәләре, инвалидларны максатчан укытуны һәм эшкә урнаштыруны оештыру тәртибе төгәлләштерелә. Моннан тыш, үзгәрешләр авыл хуҗалыгы җирләрен башка категорияләргә күчерү тәртибенә дә кагыла, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Максатчан укыту: регионнарның яңа вәкаләтләре

21 февральдә «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон үз көченә керде.

Яңалыклар нигезендә, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына максатчан укыту турында килешү буенча йөкләмәләрне үтәмәгән өчен штраф һәм компенсация түләү, аларның күләмнәрен билгеләү һәм аларны тиешле бюджетка күчерү тәртибен билгеләү өлешендә яңа вәкаләтләр бирелә.

РФ Хезмәт Геройлары транспорт салымы түләүдән азат ителә

27 февральдә «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының 6 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» закон үз көченә керде.

Республика законы, Социалистик Хезмәт Геройлары белән беррәттән, Россия Федерациясе Хезмәт Геройларын һәм Хезмәт Даны орденының өч дәрәҗәсе белән бүләкләнгән гражданнарны транспорт салымы түләүдән азат итә.

Күрсәтелгән салым ташламасы салым түләүченең сайлавы буенча бер транспорт чарасына карата салым ташламалары куллану өчен нигезләрнең санына карамастан бирелә.

Җиңел таксиларны легальләштерү таләпләре ачыклана

1 мартта «Татарстан Республикасында җиңел таксида пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында» Татарстан Республикасы законының 3 маддәсенә үзгәреш кертү хакында» закон үз көченә керде

Җиңел таксида пассажирлар йөртү турындагы республика законына үзгәрешләр 2025 елның 29 декабрендә кабул ителгән 580 номерлы Федераль закон нигезендә кертелде. Үзгәрешләр нигезендә, җиңел таксиларны локальләштерүгә таләпләр 2033 елның 1 гыйнварына кадәр физик затлар милек хокукында алты айдан артыграк ия булган һәм, транспорт чаралары җиңел таксилар региональ реестрына белешмәләр кертелгән транспорт чараларының гомуми саныннан 25 процент тәшкил итүче квотага туры килгән очракта физик затлар тарафыннан җиңел таксида пассажирлар йөртү өчен файдаланылачак транспорт чараларына кагылмый.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җиңел таксилар региональ реестрына белешмәләр кертелергә мөмкин булган транспорт чараларының гомуми санын билгеләү тәртибен, җиңел таксилар региональ реестрына туры килүче транспорт чарасы турында белешмәләр кертү хакындагы хәбәрнамәләрне исәпкә алу һәм карау тәртибен билгеләү вәкаләте бирелә.

Инвалидларны һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны эшкә алу өчен квота билгеләү тәртибе төгәлләштерелде

1 мартта «Инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау һәм инвалидларны, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен аерым эш төрләрен (һөнәрләрне) резервлау хакында» Татарстан Республикасы законының 3 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» закон үз көченә керде.

Закон инвалидларны эшкә алу өчен квота билгеләү максатларында хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача санын исәпләгәндә республикадан читтә урнашкан оешма филиалларын һәм вәкиллекләрен төшереп калдыра.

Документ шундый ук норманы эш бирүчеләрнең филиаллары һәм вәкиллекләре булмаган башка аерымланган структур бүлекчәләренә дә дә җәелдерүне күздә тота.

Медицина остазлыгын социаль гарантияләр белән хуплаячаклар

1 мартта «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы законының 4 һәм 5 маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында» закон үз көченә керде.

Закон Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләрен сәламәтлек саклау өлкәсендә остазлыкка ия затларны эшкә урнаштыру өчен шартлар тудыру һәм алар өчен өстәмә социаль гарантияләр билгеләү хокукы белән киңәйтә.

Нурлат районының Покровский бистәсе бетерелде

10 мартта «Татарстан Республикасы Нурлат районы Покровский бистәсен бетерү турында һәм «Нурлат муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында» закон үз көченә керә.

Нурлат районының Яңа Тумба авыл җирлеге территориясендә урнашкан Покровский бистәсендә хәзерге вакытта беркем дә яшәми һәм даими яшәүне яңарту өчен нигезләр юк. Торак пункт территориясендә юл-транспорт инфраструктурасы, инженерлык коммуникацияләре, социаль, мәдәни, көнкүреш билгеләнешендәге объектлар, сәүдә объектлары, торак йортлар, корылмалар, башка күчемсез мөлкәт объектлары юк. Шуңа бәйле рәвештә Яңа Тумба авыл җирлеге халкы һәм Советы торак пунктны бетерү инициативасын хуплаган.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне башка категориягә күчерүнең яңа тәртибе расланды

1 мартта «Татарстан Республикасы Җир кодексының 8 маддәсенә үзгәреш кертү турында» закон үз көченә керде. Закон авыл хуҗалыгы җирләрен башка категориягә күчерүнең яңа тәртибен билгели.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне күчерү тәртибе алты адымнан тора. Россия Федерациясе субъектының башкарма органы җирләрне күчерү турындагы үтенечнамәне карый. Әгәр каршылыклар булмаса, тәкъдим РФ субъектының иң югары вазыйфаи затына җибәрелә. РФ субъектының югары вазыйфаи заты РФ субъектының закон чыгару органына җирләрне күчерү турындагы закон проектын кертә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы җирләрен күчерүне 20 көн эчендә килештерә. Әгәр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр авыл хуҗалыгы җирләре булмаса, килештерү кирәкми. РФ субъектының канун чыгару органы җирләрне күчерү турында канун кабул итә. РФ субъектының башкарма органы җирләрне күчерү турында акт чыгара.

Закон белән Татарстан Республикасы Җир кодексының 8 маддәсенә төзәтмәләр кертелә, анда республика милкендәге җирләрне, авыл хуҗалыгы җирләреннән тыш, бер категориядән икенче категориягә күчерү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Авыл хуҗалыгы җирләрен күчерү турында акт кабул итү вәкаләте вәкаләтле органга – Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына беркетелә.

Инвестиция проектларына – салым ташламалары!

19 февральдә «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы законының 3 һәм 5 маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында» закон үз көченә керде

Закон региональ җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын һәм хосусый автомобиль юлларын төзү һәм эксплуатацияләү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы оешмаларга, шулай ук янәшәдә урнашкан, заманча транспорт системасының тулы канлы эшләве өчен мөһим булган инфраструктура объектларына салым ташламалары бирә. Ташламалар мондый проектларны концессион килешүләр нигезендә йә заем акчалары катнашында республиканың дәүләт гарантияләре нигезендә гамәлгә ашыру шарты белән бирелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России