Добавить новость
World News in Tatar

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Көнчыгыш күге ябылды: Татарстаннан 3 меңгә якын турист Гарәп Әмирлекләреннән кайта алмый

Израиль, АКШ һәм Иран арасындагы низаг кискенләшү сәбәпле, меңләгән рейс гамәлдән чыгарылды. Якын Көнчыгышта булган 100 меңнән артык Россия кешесе өйләренә кайта алмый. Алар арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткән 3 меңгә якын Татарстан туристы да бар. Чит җирдә калган туристлар бүген ни хәлдә һәм җирле халык ни сөйли – «Татар-информ» материалында.

Якын Көнчыгыш күге ябылды, меңләгән Россия туристы өйләренә кайта алмый

Бу ялларда Якын Көнчыгыштагы низаг кискенләште: Израиль һәм АКШ Иранга каршы хәрби операция башлады, Иран да һөҗүм белән җавап бирде. Якын Көнчыгышның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Күвәйт, Катар, Бәһрәйн, Сүрия, Иран, Гыйрак, Израиль кебек илләре өстендәге һава киңлеге ябылды.

Шимбә, 28 февральдә, Якын көнчыгыш төбәгендә 11 илдә 1,8 меңнән артык рейс гамәлдән чыгарылды. Якшәмбе, 1 мартта, 700дән артык рейс башкарылмаячагы билгеле булды, дип хәбәр итте РФ Туроператорлар ассоциациясе. Ял көннәрендә Emirates, Flydubai, Etihad Airways, Air Arabia, Qatar Airways кебек авиакомпанияләр рейсларын гамәлдән чыгарды. «Аэрофлот», «Победа», S7, Utair кебек Россия авиакомпанияләре дә шундый ук чаралар күрде.

«Известия» мәгълүматларына караганда, 100 меңнән артык россияле Якын Көнчыгышта калган. Алар арасында мөстәкыйль рәвештә барган кешеләр дә, туроператорлар хезмәтеннән файдаланган туристлар да бар.

Россия туроператорлар ассоциациясе мәгълүматлары нигезендә, Гарәп Әмирлекләрендә 50 меңгә якын Россия туристы булырга мөмкин.

Катарда 1 меңгә якын, Согуд Гарәбстанында 1 мең, Оманда якынча 700, Бәһрәйнда 300гә якын россияле калган. 6 меңнән 8 меңгә кадәр кеше Фарсы култыгы илләрендәге аэропортлар аша очучы рейслар гамәлдән чыгарылу сәбәпле башка илләрдә тоткарланган. Сүз Мальдив утрауларында, Сейшел утрауларында, Шри-Ланкада һәм башка җирләрдә ял итүче туристлар турында.

«Аэрофлот», «Победа», S7, Utair кебек Россия авиакомпанияләре рейсларны гамәлдән чыгарды

Фото: © «Татар-информ»

Казаннан очучы рейслар гамәлдән чыгарылды

«Татар-информ»га ТР Туристик агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов сөйләгәнчә, Якын Көнчыгыш күге ябылу сәбәпле, Татарстаннан 3 меңгә якын турист Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә калырга мөмкин.

«Бу даими рейслар саны һәм әлеге рейсларның тулылыгы нигезендә исәпләнгән якынча статистика. Без, Казаннан очучы рейслар санын исәпкә алып, якындагы 10 көнне санадык. Flydubai компаниясе атнага сигез-тугыз рейс, Air Arabia җиде рейс, Etihad Airways өч рейс башкара. Бортта уртача 150-170 кеше була», - диде эксперт.

Кичә, 2 мартта, Казан аэропортында Дубайга очучы ике рейс һәм Шарджага очучы ике рейс гамәлдән чыгарылды. Бу аэропортның онлайн-таблосыннан билгеле булды. Шул ук маршрутлар буенча Казанга килергә тиешле дүрт рейс та гамәлдән чыгарылды.

Туристлар кунакханәләрдән чыгаруга зарланды, ләкин Дубай хакимияте кунакханәләрне туристларның яшәү вакытын озайтырга мәҗбүр итте

Рейслар гамәлдән чыгарыла башлаганнан соң яңа проблема килеп чыкты – кунакханәләр туристларны бронь вакыты бетүгә номерларыннан чыгып китәргә мәҗбүр итә башлады. Бу хакта Россия Туроператорлар ассоциациясе телеграм-каналында комментарийларда яздылар. Кайбер очракларда яшәү вакытын озайту өчен номерны броньлаган вакытта түләгән бәягә караганда күпкә кыйммәтрәк сорыйлар, дип хәбәр ителде.

Сәяхәтләр өлкәсендә эксперт Тимур Сусаров «Татар-информ»га башка төрле мәгълүмат җиткерде. Ул бу көннәрдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Абу-Дабида.

«Абу-Дабида туристларны кунакханәләрдән чыгармыйлар. Авиакомпания яки туристик агент кунакханәгә рейс гамәлдән чыгарылу турында мәгълүмат җибәрә. Бу мәгълүмат нигезендә туристларның яшәү вакытын озайталар», – диде Сусаров.

Дубай хакимияте кунакханәләрне рейслары гамәлдән чыгарылу яки тоткарлану сәбәпле кайтып китә алмаган туристларның яшәү вакытын озайтырга мәҗбүр итте. Мондый күрсәтмәне кунакханәләргә Дубай Икътисад һәм туризм департаменты юллаган.

Кайтып китә алмаган туристлар өчен элеккеге броньлау шартларын сакларга һәм кирәк булган очракта аларның яшәү вакытын озайтырга кушылган. Турист яшәү өчен түли алмаган очракта, кунакханә оператив рәвештә ведомствога хәбәр итәргә һәм броньлау һәм яшәү вакытын озайту детальләрен тапшырырга тиеш.

Россия Туроператорлар ассоциациясендә хәбәр итүләренчә, кайбер иминиятләштерү компанияләре чит илдәге Россия туристларының иминият полисларын озайткан. Өстәмә түләү таләп ителмәячәк, иминият полисы турист Россиягә кайта алганчы гамәлдә булачак.

«Туристларны ташламаячаклар, тыныч булырга, паникага бирелмәскә кирәк. Барысы да үзенең җаваплылык зонасын аңлый. Туристларны кунакханәләрдә урнаштыру һәм барысы да тынычлангач аларны кире Россиягә кайтару өчен барысын да эшләячәкләр», – диде ТР Туристик агентлыклар ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов.

Кунакханәләргә кайтып китә алмаган туристлар өчен элеккеге броньлау шартларын сакларга һәм кирәк булган очракта аларның яшәү вакытын озайтырга кушылган

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Күк йөзе ябылганнан соң беренче Абу-Даби – Мәскәү рейсы кичә очты

Flightradar24 мәгълүматлары нигезендә, 2 мартта иртән Абу-Дабида очышларга чикләүләр кертелгәннән соң очып киткән һәм очып килгән беренче самолетлар күренгән.

Сәяхәтләр өлкәсендә эксперт Тимур Сусаров телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, бүген Etihad Airways авиакомпаниясе Абу-Дабидан Мәскәүгә рейс башкарган.

«Сочи, Санкт-Петербург һәм Казан – бу рейслар гамәлдән чыгарылды. Әлегә Мәскәүгә бер рейс кына», – дип өстәде ул «Татар-информ» белән әңгәмәдә.

Абу-Дабидан Мәскәүгә башкарылган бердәнбер рейс җирле вакыт буенча 14:30 сәгатьтә очып киткән. Бортта 28 февральдә очып китә алмаган пассажирлар булган.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге туристларга һәм Дубай аша очарга планлаштырган кешеләргә киңәшләр

Сусаров хәзерге вакытта Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә калырга мәҗбүр булган туристларга тыныч булырга киңәш итте.

«Паникага бирелмәскә һәм тыныч булырга кирәк, дип саныйм. Абу-Дабида һәм гомумән Әмирлекләрдә вазгыять тыныч, проблемалар юк, кунакханәләр эшли, пляжлар ачык. Ялны озайту дип кабул итәргә генә кирәк. Якын Көнчыгыш илләре аша очарга планлаштырган кешеләргә исә күк ачылганын көтәргә кирәк булачак», - дип өстәде эксперт.

Мифтахов шулай ук якын арада Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә барырга яки бу илләр аша очарга планлаштырган туристларга киңәш бирде.

«Иң яхшысы – билетларны кире тапшыру», - дип саный ул.

Әмма рейсны авиакомпания гамәлдән чыгарса, пассажирга билет бәясе кайтарылырга тиеш. Әгәр дә сүз соңрак булырга тиешле рейс турында барса һәм ул формаль рәвештә гамәлдән чыгарылмаса, билетны кире кайтарган өчен штраф тотып калырга мөмкиннәр.

Дубайда яшәүчеләр вазгыять турында сөйли

Дубайда яшәүче һәм рус телендә сөйләшүче берничә кеше «Татар-информ»га Гарәп Әмирлекләрендәге вазгыять турында сөйләде.

Елизавета Дубайда ире һәм улы белән яши. Бүген аның гадәттә офистан эшли торган ирен өйдән эшләү режимына күчергәннәр, баласының мәктәбе дистанцион уку оештырган.

«Һава һөҗүменә каршы оборона системасы бик көчле, шуңа күрә паникага бирелергә кирәкми. Ялган мәгълүмат та бик күп, бөтен нәрсәне тикшерергә кирәк. Без чыннан да үзебез күргән һәм белгән нәрсәләргә генә ышанырга тырышабыз. Шимбә Пальма районын узып киттек. Анда янгын булуын күрдек. Пальмадагы Fairmont кунакханәсе янган икәнен белдек», - дип уртаклашты Дубайда яшәүче хатын-кыз.

Елизавета туристлар арасында популяр Jumeirah Beach Residence районында яши, ул Фарсы култыгы яр буеннан 200 метр ераклыкта урнашкан.

«Якшәмбе яр буена бардык, ресторанда пицца ашадык. Халык йөри, җәмәгать туклануы урыннарында кеше күп. Телеграм-каналларда кайбер кибетләр, музейлар ябылган, дип укыдым. Бу ялларда узарга тиешле бик күп чаралар үткәрелмәде. Гомумән алганда, каядыр йөреп кайтырга була, әмма киңәш ителми», - диде Елизавета.

Шимбә аның гаиләсе шартлау тавышлары ишеткән, телефоннарына куркыныч янау турында хәбәрләр килгән, кешеләр җир асты парковкаларына төшкән.

Телефоннан скриншот

Бүген иртән Елизаветаның гаиләсе шартлау тавышларыннан уянып киткән. Бу – һава һөҗүменә каршы оборона чаралары эшләгән тавыш.

«Бу вазгыять тиздән җайланыр, дип өметләнәбез», - диде Елизавета.

Дубайда яшәүче һәм эшләүче тагын бер россияле «Татар-информ»га компаниясе аны дистанцион эш форматына күчерүе турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта барысы да яхшы. Чынлыкта монда яңалыкларда күрсәткәнгә караганда тынычрак. Мин үзәктән ерак урнашкан тыныч районда яшим, бернинди шартлау тавышлары да ишетмим. Кешеләр этләре урамда йөри, балалары белән мәйданчыкларда уйный, кафега бара. Тормыш дәвам итә. Мине һәм минем дусларымны дистанцион эш форматына күчерделәр. Берничә бортпроводник кызны беләм, аларның рейслары гамәлдән чыгарылган, алар үзләре дә әлегә бернәрсә дә белми һәм мәгълүмат барлыкка килгәнне көтә», – дип сөйләде агентлыкка хатын-кыз.

Динара Прокопьева, «Татар-информ»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России