Республика балалар клиник хастаханәсендә Сәмигуллин һәм Абашев катнашында ифтар узды
Республика балалар клиник хастаханәсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев катнашында ифтар мәҗлесе узды.
Татарстан Рәисе администрациясе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Айдар Шаһимәрданов һәм Республика балалар клиник хастаханәсе җитәкчесе Айрат Зыятдинов катнашындагы чара Әбугалисина мәчетендә вәгазь укудан башланды.
Мөфти Камил хәзрәт үзенең вәгазендә иманның билгеләре турында сөйләде, шулай ук мәчеткә җыелган мөселманнарның сорауларына җавап бирде. Ифтар Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге бинасында узды.