7-9 мартта Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк
Дүшәмбе, 9 мартта, Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү белән бәйле.
2026 елда 8 март якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көне дүшәмбегә, 9 мартка, күчерелә. Шул рәвешле, 7-9 марта, бәйрәм яллары көннәрендә, шәһәрдәге парковка зоналарында машиналар куйган өчен түләү алынмаячак.
Исегезгә төшерик, Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар шимбә һәм якшәмбе, шулай ук бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә төнге вакытта – 19:00 сәгатьтән 08:00 сәгатькә кадәр парковка өчен түләү алынмый.