Татарстанның Петербургтагы вәкиллегендә тыл хезмәтчәнен 100 яшьлеге белән котладылар
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов тыл хезмәтчәне, камалыштагы Ленинградта яшәүче Зарифә Иргазимованы бер гасырлык юбилее белән котлады. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
2025 елның 10 ноябрендә Зарифә Үмәр кызына 100 яшь тулды. Аның язмышы - батырлык һәм ныклык үрнәге. Сугыш башланганда аңа нибары 15 була. Камалыштагы Кронштадтта калып, ул яшь булуына һәм бик авыр шартларга да карамастан, шәһәрне саклауга өлеш кертеп, түбә ябучылар бригадиры булып эшли. Аның фидакарь хезмәте «Ленинградны саклаган өчен» медале белән билгеләп үтелгән.
Сугыштан соң Зарифа Үмәр кызы ярты гасырдан артык (1948 елдан) Ленин орденлы Кронштадт Диңгез заводында эшли.
Шамил Шәяхмәтов юбилярга батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы өчен олы рәхмәтен белдерде, Татарстан Республикасы исеменнән котлау адресын һәм бүләкләр тапшырды, нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек һәм озын гомер теләде.