Бөтендөнья татар конгрессында «Солдат альбомы - 2026» бәйгесенең жюри утырышы булды
Бөтендөнья татар конгрессында «Солдат альбомы - 2026» конкурсының жюри утырышы узды. Әлеге бәйге быел герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан үткәрелә, дип хәбәр итә конгрессның матбугат хезмәте.
Конкурсның географиясенә килгәндә, бишенче ел рәттән уздырылучы әлеге бәйгегә Россиянең 11 төбәгеннән 200гә якын эш кабул ителгән.
Утырышта жюри әгъзалары конкурсның нәтиҗәләрен раслады һәм барлык номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләде.
Жюри әгъзалары арасында Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Россия төбәкләрендәге татар гаммәви чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов, Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» студиясе җитәкчесе, журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхи бар иде.
Бәйгедә катнашучылар арасында Башкортстан, Чувашия, Марий Эл республикалары, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләре, Түбән Новгород, Киров, Омск, Ульяновск, Төмән, Оренбург өлкәләре һәм Пермь крае бар.
Конкурсның гомуми нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр исемлеге 6 мартта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм социаль челтәрләрдә хәбәр ителәчәк.