Казанда Карл Маркс бюстын шул исемдәге урамда скверда урнаштырачаклар
Татарстан башкаласында немец фәлсәфәчесе, икътисадчы, социолог, язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Карл Марксның 2004 елда сүтелгән бюстын яңа урынга – аның исемен йөртүче урамдагы скверга урнаштырачаклар. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һәйкәл төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылган. Гранит постаменттагы бронза бюст 1949 елда Свердлов урамындагы Карл Маркс исемендәге скверда - хәзерге Петербург һәм Әйдинов урамнары чаты – урнаштырылган.
1959 елда композиция Бөтенсоюз әһәмиятенә ия сәнгать һәйкәле буларак дәүләт саклавына куела. Әмма 2004 елда Казанның меңьеллыгын бәйрәм итүгә әзерлек вакытында Петербург урамын масштаблы реконструкцияләү барышында бюст сүтелә.
Скульптураны «Горводзеленхоз» трестына саклауга тапшыралар, ә постамент юкка чыга.
Карл Маркс урамында фәлсәфәчегә һәйкәл кую турындагы карарны күренекле шәхесләр һәм истәлекле вакыйгаларны мәңгеләштерү буенча ведомствоара комиссия кабул итте. Якын арада бюст кую, аның тирәсен төзекләндерү һәм һәйкәлне тантаналы рәвештә ачу буенча тиешле процедуралар үткәреләчәк, дип билгеләп үттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.