Казанның Коләхмәтов урамында күпкатлы йорт балконында янгын чыккан, зыян күрүчеләр бар
Казанның Коләхмәтов урамындагы 6нчы йортта икенче каттагы фатирның балконында янгын чыккан. Якынча мәгълүматлар буенча, янгынның мәйданы 5 квадрат метр чамасы тәшкил иткән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче күп катлы йорттан ике кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән. Бер хатын-кыз яну продуктлары белән агуланган, тагын бер кешегә табиблар медицина ярдәме күрсәтә.
Янгын сүндерүчеләр өске катларда яшәүче тагын биш кешене коткарган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән.