Кырымнан килгән ике укытучы махсус операциягә барыр алдыннан Татарстанда медкомиссия уза
Кырымнан килгән ике ир-ат (алар икесе дә бер мәктәптә эшли һәм бер урамда яши) Питрәч Үзәк район хастаханәсендә Саклану министрлыгы белән контракт төзү һәм соңыннан махсус хәрби операциядә катнашу өчен медицина комиссиясе уза.
Ир-атлар Татарстанга берничә көн элек килгән. Хәзер алар контрактка кул куяр алдыннан мәҗбүри медицина тикшерүе уза.
Аларның берсе - Максим. Ул элегрәк полициядә хезмәт иткән, ә пенсиягә чыкканнан соң бер ел элек музыка укытучысы булып эшли башлаган. Аның иптәше Асан -физкультура укытучысы. Алар икесе дә мәктәптә танышкан, ә соңрак бер урамда яшәүләре ачыкланган, җитмәсә күршеләр дә икән.
Ир-атлар машина йөртүче булып хезмәт итәргә ниятли һәм үзләрен бер хәрби частька билгеләүне сораганнар. Контрактны бер елга төзергә планлаштыралар.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры һәм 117 кол-үзәк төбәкара номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.