Миңнеханов: 8 Март республикадагы һәр хатын-кызга шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итәргә тиеш
Рәис Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанда яшәүче гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бу бәйрәм әниләребезгә, хатыннарыбызга, сеңелләребезгә, кызларыбызга игътибар күрсәтү, соклану сүзләрен җиткерү һәм хисләребезне аңлату өчен күркәм сәбәп», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шәһәр, район башлыкларына һәм хакимият органнары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ТР Рәисе бәйрәм уңаеннан оештырылган тантаналар адреслы булырга тиеш, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, бәйрәм чаралары кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны булган хатын-кызларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә, хатыннарына һәм тол хатыннарына аерым игътибар бирергә кирәк.
«Язның бу матур көне барлык хатын-кызларга да шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итсен», - дип өстәде Татарстан Рәисе.