Башкортстанда 100 яшьлек ветеран генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде
Кичә Башкортстанның Балтач районында яшәүче Әхнәф Мәзһәровка 100 яшь тулды. Бабайны бер гасырлык юбилее белән муниципалитет башлыгы Илгиз Субушев котлады, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
Район җитәкчесе Әхнәф Мәзһәр улына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменнән генерал Шәйморатов орденын тапшырды.
«Кадерле ветеран, без сезнең алда 1945 елның язы өчен мәңге бурычлыбыз. Сез — безнең горурлыгыбыз һәм вөҗданыбыз», - дип язган Илгиз Субушев социаль челтәрләрендә.
Шунысын да искәртик, кичә Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов Куяштыр авылында яшәүче 101 яшьлек Александра Степучеваны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.