Бокс буенча Татарстан җыелмасы Идел буе федераль округында иң яхшы команда дип табылды
Бокс буенча Татарстан җыелмасы 13-14 яшьлек үсмерләр арасында Ижевскида узган Идел буе федераль округы беренчелеге йомгаклары буенча беренче урынны яулады. Рингка илебезнең 14 төбәгеннән 200 дән артык спортчы чыкты.
Егор Гаврюшин, Кәрим Минапов һәм Денис Шиков үз категорияләрендә иң яхшылар дип табылды.
Риваль Талипов (40 кг), Сәет Хәйретдинов (44 кг) һәм Әлфәр Йосыпов (60 кг) көмеш медальгә лаек булды.
Артемий Гыйльфанов (42 кг), Артем Бажанов (46 кг) һәм Михаил Гришин (66 кг) мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелде.
«Тренерларга һәм өлкән тренер Камил Гайфуллинга - көчле боксчылар әзерләгәннәре һәм югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, ә яшь спортчыларга алга таба уңышлар һәм бары тик җиңүләр генә телибез», - дип уртаклашты «Татар-информ» агентлыгы журналисты белән ТР Бокс федерациясе рәисе, Россия Бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары Сергей Игнатьев.