Татарстанда 14 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Республикада 14 марттан 26 апрельгә кадәр авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча атналык ярминкәләр узачак. Тиешле күрсәтмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында имзаланган.
Сәүдә мәйданчыклары муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары билгеләгән территорияләрдә оештырылачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына район башлыклары белән бергәләп продукция кертүне тәэмин итү, шулай ук 10 апрельгә кадәр ярминкәләрне оештыруда катнашкан хезмәткәрләрне бүләкләү турында нигезләмә эшләү йөкләнгән.
Терлек продукциясен сатуны контрольдә тоту Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә йөкләнгән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына нарядларны ярминкә урыннарына якынайтырга, ә Россельхознадзор идарәсенә азык-төлек продуктларын сату шартларына мониторинг үткәрергә тәкъдим ителде.