Казанда «Укытучы йорты» төзелеше 2026 елда тәмамланачак
Агымдагы елда Казанда «Укытучы йорты» төзелеше тәмамланырга тиеш. Бу хакта Казанда «Ел укытучысы – 2026» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Укытучыларыбыз һәм тәрбиячеләребез үссен, үз квалификацияләрен күтәрсен һәм тәҗрибәләре белән уртаклашсын өчен, без Мәгариф хезмәткәрләре йорты һәм Укытучылар йорты төзибез. Быел төгәлләргә уйлыйбыз», - диде ул.
Яңа учреждениеләр Казанның педагогик җәмәгатьчелеге өчен үзәк һәм һөнәри илһам урыны булачак, дип ышана Метшин.