Казан Кремле сайтында «Кремль фондындагы Казан Коръәннәре» виртуаль күргәзмәсе ачылды
Казан Кремле сайтында «Казан Кремле фондындагы Казан Коръәннәре» виртуаль күргәзмәсе белән танышырга мөмкин. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгы телеграм-каналында хәбәр итте.
Проект Казан Кремле фондындагы ун уникаль экспонат белән таныштыра. XIX-XX гасыр Коръән китаплары җыелмасы Казан типографияләрендә Изге Китап бастыру тарихын сөйли.
Күргәзмәне сылтама аша карарга мөмкин.