Чаллыда исерек хәлдәге йөртүчене машинасының тәгәрмәченә атып туктатканнар
Чаллыда юл-патруль хезмәтеннән качарга омтылган, салонында өч яшүсмер утырган исерек хәлдәге машина йөртүчене тотканнар.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, юл-патруль хезмәте инспекторларына 14нче модель «Лада» йөртүчесен табарга һәм аекмы-түгелме икәнен тикшерергә кушканнар. Автомобильне тапкач, ЮХИДИ хезмәткәрләре аңа туктарга боерган, әмма машина йөртүче бу таләпне игътибарсыз калдырган. Алай гына да түгел, качып китәргә омтылган.
Сигнал бирү ярдәмендә машинаны берничә тапкыр туктатырга тырышып караганнан соң, инспекторлар автомобильнең тәгәрмәчләренә атарга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә, өч тәгәрмәчен тишеп, кагыйдә бозучыны туктатканнар. Ул исерек хәлдә 40 яшьлек ир-ат булып чыккан. Аннан башка машинада өч яшүсмер дә булган. Аңа 5 беркетмә төзегәннәр.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлегенә куркыныч тудыручы машина йөртүчеләр турында полициягә хәбәр итәргә чакырдылар.