Татарстанда түбәне кардан чистарткан вакытта эшче егылып төшеп үлгән
Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында эшче түбәдән бетонга егылып төшкән һәм шунда ук һәлак булган.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, якынча мәгълүматлар буенча, эшче бүген «Восток Агро» фирмасының түбәсен кардан чистарткан. Кайсыдыр мизгелдә ул таеп киткән һәм бетон мәйданчыкка егылып төшкән.
Урынга Кукмара районы прокуроры вазифаларын башкаручы Линар Әскәров килгән. Куркынычсызлык техникасының үтәлешен тикшерү оештырылган. Аның барышын прокуратура контрольгә алган.