Татарстанда «Хәләл» стандарты буенча эшләүче 20 җитештерүченең продукциясе экспортка чыга
Быел Татарстанда 482 млн доллар күләмендә агросәнәгать продукциясен экспортка чыгару планлаштырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, узган елда агросәнәгать продукциясе экспорты 539,4 млн доллар тәшкил иткән. «2030 елга экспортны 900 млн долларга кадәр арттыру бурычы тора. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы куйган күрсәткеч үтәрлек», – ди министр урынбасары.
2020 елдан Татарстан хәләл продукция экспортын киңәйтә. Былтыр ул 45 млн доллар булган, гомуми экспорт күләменең 8,5 процентыннан гыйбарәт.
Марсель Мәхмүтов республикада 150дән артык җитештерүче «Хәләл» стандартлары буенча эшләвен билгеләп узды, шуларның 20се продукциясен экспортка чыгара.
«Безнең продукция БДБ илләренә, Монголиягә, Бразилиягә, Гыйракка, Алжирга, Согуд Гарәбстанына, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә китә», – диде министр урынбасары.