Татарстанның дүрт шәһәрендә пилотсыз һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде
Татарстанның дүрт шәһәрендә пилотсыз һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасы.
Режимны Казанда, Яшел Үзәндә, Алабугада һәм Түбән Камада игълан иттеләр. Казан һәм Түбән Кама аэропортлары хәзерге вакытта ябык.
Халыкка куркынычсыз урынга төшәргә, тәрәзә янына килмәскә һәм игътибарлы булырга киңәш итәләр.