Добавить новость
World News in Tatar

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Республикакүләм 14нче ифтар: Шайтан отпускта булганга уразаны тыныч кына тота алабыз

Кичә, 2026 елның 13 мартында, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 14 нче Республикакүләм ифтар узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, чит ил дәүләтләренең Казандагы Генераль консуллары, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар илчелеге вәкилләре, Ингушетия, Дагыстаннан делегацияләр катнашты. Милләтара татулыкның үрнәге буларак башка дин әһелләре дә чакырылган иде.

Алдагы еллардан аермалы буларак, ифтарга электрон билет белән керү тәртибе бетерелгән, быел катнашучыларны ир-ат һәм хатын-кызларга бүленеп ясалган басма билет белән генә үткәрделәр.

Керүгә, һәркем өстәлләргә куелган бер шешә су, аяк киеме өчен төреп куелган пакетларны алып, гардеробка юнәлде. Әйтергә кирәк, ифтарның рәсми өлеше ачылганчы, фойе өлешендә йөргән кунаклар өчен тавыш көчәйткечләр аша чишенү, тәһарәт урыннары, намаз уку урыннары кайда икәнлеге, намаз уку залына аяк киемен салып керү кирәклеге һәм башка кагыйдәләр һәрвакыт искәртелеп торды.

Гадәттәгечә, Республикакүләм ифтарга халык шактый алдан җыела башлый. Шуны истә тотып, оештыручылар бай эчтәлекле программа әзерләгән. Намаз уку һәм ифтар уздыру павильоннары каршындагы фойеда «Абыстайлар хәзинәсе» дип исемләнгән милли сәүдә күргәзмәсе эшләде. Иртәрәк килүчеләр иркенләп шул күргәзмәгә Татарстанның төрле почмакларыннан татар остабикәләре алып килгән милли бизәкле күн, текстиль, мех, мамыктан кул эшләнмәләрен һәм башка кием-салымны, бизәнү әйберләрен карап чыга алды. Шулай ук, республика җитештерүчеләренең хәләл ярминкәсе белән дә танышып чыгарга була иде.

«Сәхәргә торып, үзебезне үзгәртергә көч табабыз, ифтар вакытында пунктуаль булырга өйрәнәбез»

Республикакүләм ифтар программасының рәсми өлеше намаз уку залында 16.30 да башланды. Программа Коръән уку һәм дога кылу белән ачылды. Ифтарның рәсми өлешен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды. Ул кыскача тарихка тукталды.

«Беренче тапкыр Республикакүләм ифтар 2011 елда Казан шәһәренең Меңъеллык мәйданында 1 мең кеше катнашында үткәрелгән иде. Ә 2014, 2015, 2016 елларда Республикакүләм ифтар 2,5, 5, 10 мең кеше катнашында узды. 2017-2018 елларда Республикакүләм ифтар кунакларын Казанның Теннис академиясе кабул итте. Катнашучылар 10 мең кеше тәшкил итте. 2018 елда ифтар ир-ат һәм хатын-кызлар өчен аерым көннәрдә үткәрелде. 2019 елда Республикакүләм ифтар «Казан-Арена» стадионына кайтып, 15 мең кеше катнашында уздырылды. 2020 елда пандемия булу сәбәпле, ифтар форматы үзгәрде: көн саен 1 мең ифтар җыелмасы ланч-боксларга тутырылып, «Зәкят» хәйрия фонды, Казан мәчетләре һәм республика мөхтәсибәтләре аша халыкка таратылды. 2021, 2022, 2023, 2024, 2025 елларда биш ел рәттән «Казан Экспо» үзәгендә үткәрелеп килде. 13 мең кешегә кадәр кеше кабул ителде», – диде Илфар хәзрәт.

Ифтар кунакларын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. «Ураза фарыз кылынды, ураза тәкъвалыгыбызны арттыра. Аллаһка шөкер, Рамазан бездә тыныч уза. Рамазан аенда җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишекләре ябыла. Шайтан чылбырга бәйләнә. Шайтан отпускта булганга күрә безгә рәхәт, уразаны тыныч кына тота алабыз. Кем Рамазанда уразада булса, аның барча гөнаһлары гафу ителер. Гает көнендә яңа туган балалардай «чип-чиста» халәттә очрашырга насыйп булсын», – дип мөрәҗәгать итте Диния нәзарәте рәисе. Ул Рамазан күптөрле сабаклар бирүен әйтте: сәхәргә торып, үзебезне үзгәртергә көч табабыз, ифтар вакытында пунктуаль булырга өйрәнәбез. Коръән укыганда, бер сәгать булса да, интернетсыз, телефонсыз яши алуыбызга инанабыз…

Чарада, шулай ук, Лениногорск имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов, Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов хәдисләргә нигезләнеп вәгазьләр укыды. «Зәкят» хәйрия фонды мөдире Булат хәзрәт Мәрдәнов мохтаҗларга ярдәмнең әһәмияте турында сөйләде һәм ярдәмчел булырга өндәде.

Ифтар программасының махсус кунагы буларак, Дагыстан Республикасыннан ислам нәшидләрен башкаручы «Нәшидүл ислам» төркеме җырчылары чыгыш ясады.

«Әдәп, әхлак, тәртип булсын!»

Авыз ачар вакыт җиткәч, яшь җырчы Рөстәм Хөсәенов азан әйтте, һәм Татарстан мөфтие җитәкчелегендә барча халык ахшам намазын укыды. Аннан соң ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым коридорлар аша ифтар залларына узды. Шуны билгеләп узарга кирәк: ни кызганыч, алдагы елларда ифтар вакыты җиткәч, өстәлләр янына ашыгып, әйткәләшеп, этешеп-төртешеп бару кебек күңелсез күренешләр дә була иде. Аеруча хатын-кызларның шулай ямьсезләнүе дә сер түгел. Өстәлләрдә калган ризыкларны комсызланып җыючыларны тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Шул сәбәпледер, Илфар хәзрәт ифтар башланганчы залда микрофоннан «әдәп, әхлак, тәртип булсын» дип кат-кат кабатлады.

Ифтарның оешкан төстә, тыныч узуында волонтерларның роле бик зур. 720 волонтер һәркемнең сорауларына җавап бирергә, ярдәм итәргә әзер торды. Алар кунакларны каршы алды, намаз уку һәм авыз ачу урынына озатты. Кешеләргә чара вакытында юл күрсәтергә булышудан тыш, алар табыннар җәйгән, кунакларны өстәлләр артына утыртып, ифтар тәмамлангач, павильоннарны җыештырган. Авыз ачу өчен барлыгы 1700 өстәл әзерләнгән. Аш-су әзерләр өчен, 2,5 т ит, 750 кг карабодай, 3,5 тонна яшелчә, 4 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җиләк-җимеш, 11 000 өлеш чәк-чәк, 400 кг кәнфит сатып алынган.

Ни өчен карабодай, һәм ни өчен кунакларны 10 меңнән арттырмаска дигән карар туган?

Чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге көче белән оештырылган.

Оештыручылар алдагы елларда 12 меңнән дә артыграк кеше чакырып үткәргән булсалар, хәзер исә, 10 меңнән дә арттырмау кулай дигән фикергә килгәннәр. Сүз уңаеннан, бүген 10 мең кешегә әзерләнгән Республика ифтарына 8 меңләп кеше килгәнен әйттеләр. «Кунакларга уңайлырак булсын өчен, 10 мең белән чикләнергә уйладык. Шулай да ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ике өстәмә коридор да оештырылды. Уйлаганнан күбрәк кеше килә калса, дигән фараздан чыгып шулай әзерләндек», – диде «Ак Барс Арена» стадионы директоры Радик Миңнәхмәтов.

Кайнар ризык итеп ит белән карабодай әзерләнгән иде. «Туган авылым» милли-туристлык комплексы хуҗаларының берсе Радик Абдрахманов журналистларга ни өчен карабодай сайланганын аңлатты.

«Былтыр халыкка нәкъ менә карабодай ошаган, бу хакта уңай фикерләр килде. Без Азык-төлек департаменты белән аны тәмле итеп әзерләү рецептларын карадык. Берничә тапкыр ашап карадык. Пылау инде күп еллар пешерелде, бераз туйдырды да, шуңа карабодайда тукталдык. Бәлки, киләсе елга азу яки башка ризык булыр. Яхшы кәеф белән күңел биреп пешергән ризык тәмле була инде ул», – диде.

Радик Абдрахманов сүзләренчә, оештыручылар ел саен ифтар яхшырак булсын дип тырыша. «Быел хәләл кола барлыкка килде. Ул гарәп илендә киң таралган, натураль финик хөрмәсеннән, натураль продуктлардан җитештерелә. Хәзер ул Россиядә таралачак. Барлык әзерләнгән ризыклар халыкка ошагандыр дип өметләнәбез. Без дә ашадык, тәмле булды. Ел саен өстәлләр тулы булсын дип тырышабыз. Киләсе елга Ифтарга тагын нәрсә өстәп булуын уйларбыз», – дип белдерде Радик әфәнде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин ифтардан соң журналистларга киләсе елга 15нче юбилей ифтары узачагын искәртте. «Киләсе елга тагын берәр чаралар уйларбыз, программа да үзгәрер, призлар да уйнатылыр. Фикерләр күп. Киләсе елда күрерсез», – диде мөфти.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России