Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана һәм яңа температура рекордлары көтелә
Татарстанда алдагы көннәрдә аномаль җылы һава торышы саклана - уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан алты-сигез градуска артыграк булачак. Бу ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада урнашкан бик җылы һәм аз болытлы һава торышы киң антициклон йогынтысы белән аңлатыла, төбәк аның көнбатыш перифериясенә эләккән. «Чираттагы температура рекордлары көтелә», – ди синоптиклар.
Иртәгә, 17 мартта, Татарстанда явым-төшемсез һава торышы саклана. Һава температурасы төнлә -1..-6 градус (аязганда -10 градуска кадәр), көндез +2..+7 градус (көнбатышта урыны белән +10 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 18 һәм 19 мартта, республика территориясендә сизелерлек явым-төшем көтелми. Термометрның терекөмеш баганасы төнлә -1..-6 градус, көндез +3..+8 градусны (көнбатыш районнарда кайбер урыннарда +12 градуска кадәр) күрсәтәчәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга көнне, 20 мартта, төбәктә синоптик вазгыять үзгәрми: сизелерлек явым-төшем көтелми, һава температурасы төнлә -1..-6 градус, көндез +5..+10 градуска тигез булачак.
Шимбә, 21 мартта, көндез, атмосфера фронтына якын булу сәбәпле, Татарстанда урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә температура 0..-5 градус, көндез +3..+8 градус тәшкил итә.
Элегрәк, 13, 14 һәм 15 мартта, Татарстан башкаласында алты ел элек күзәтелгән температура рекордлары теркәлде.