Марат Әхмәтов: Дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр формалаштыруда катнашырга тиеш
Авыл хуҗалыгындагы вазгыятьне тотрыкландыру өчен дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр формалаштыруда катнашырга тиеш. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Бердәм Россия» партиясенең «Нәтиҗә бар» форумында шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
«Дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрне формалаштыруда катнашырга тиеш», - дип белдерде ул.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгының тармак буларак җәлеп итүчәнлеген күтәрү өчен авыл җирлегендә керем дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Ул шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш, дип өстәде Әхмәтов.