Татарстанда фирма директоры 41 миллион сумлык салым махинацияләрендә гаепләнә
Татарстанда бер фирманың директоры салым түләүдән качуда шикләнелә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, эшкуар, 17 контрагент белән килешүләр төзүен раслап (гәрчә бернинди контрактлар да төзелмәгән), салым декларацияләрендә ялган мәгълүматлар күрсәткән. Шул рәвешле, ул өстәмә кыйммәткә салым һәм оешмалар табышына салым (барлыгы 41 миллион сум) түләүдән качкан.
Тикшерүчеләр салым махинацияләрен икътисади полицейскийлар һәм салым органнары белән бергә ачкан. Хәзер эшнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү бара.