Добавить новость
World News in Tatar

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Махсус үзәк, хаҗга юллама, ирек һәм милли тема: X Fashion Iftar ничек узды?

«Казан Экспо» мәйданчыгында узган Рамазан аеның иң матур чараларыннан берсе – унынчы «Fashion Iftar»га Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка шәһәрләреннән дә меңнән артык хатын-кыз җыелды. Быел ифтар татар мәдәниятенә һәм ирек темасына багышланган иде, ул чараның төсендә – зәңгәр һәм күк төсләрдә чагылыш тапты. Ифтар кунаклары темага туры килгән төсләрдә киенергә, шулай ук татар мәдәниятенә бәйле булган бизәнү әйберләре тагарга тиеш иде.

«Fashion Iftar»ның юбилеенда да үз тамырларыма һәм мәдәни кодка, үз халкыма, яраткан республикама, үзем туган Казан шәһәренә хөрмәт күрсәтергә теләдем. Мин сәнгатьне, мәдәниятне яратам. Миңа балачактан ук татар мәдәниятенең интеллигент өлешен күрсәттеләр, һәрвакыт яңалыкка омтылырга кирәк дип тәрбияләделәр. Киләсе елда нинди төс булырга тиешлеген интуитив рәвештә тоям, һәм әлегә бер тапкыр да ялгышмадым», – дип аңлатты үз сайлавын Җәннәт Минһаҗева.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Төп идеям – мөселман хатын-кызлары өчен ресурс үзәге булдыру»

Ифтар вакытында Җәннәт Минһаҗева Казанда мөселман хатын-кызлары өчен махсус үзәк булдырылачагын әйтте. Аның сүзләренчә, әлеге урын гүзәл затларны җәлеп итүнең төп үзәгенә әверелергә тиеш, анда һәрбер хатын-кыз үзен тыныч һәм куркынычсыз мохиттә хис итә алачак. Ул әлеге карарның Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән килештерелгәнен искәртеп узды.

«Минем төп идеям – мөселман хатын-кызлары өчен ресурс үзәге булдыру. Анда исламны өйрәнергә һәм тыныч мохиттә фикер алышырга, нидер өйрәнергә, ял итәргә мөмкин булачак. Хатын-кызлар тынычлап аралаша алган, һәрьяклап үсешкә юнәлдерелгән мастер-класслар үткәрә ала торган урын булдырасы килә. Әгәр дә кайбер кызларда авыр вакытта: «Нишләргә? Кая барырга?», – дигән сораулар туса, беренче итеп безнең үзәкне күз алдына китерүләрен телим», – дип уртаклашты ул.

Булачак үзәк өчен урын әлегә сайланмаган. Җәннәт Минһаҗева сүзләренчә, әлегә тарихи мирас бинасын торгызу яки яңа бина төзү турында фикер алышулар бара.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Сез – бу дөньяга ия, ир-атларны илһамландырасыз»

Ифтарда кунакларга мул табын һәм бай мәдәни программа тәкъдим ителде. Чарада җырчы Мелек, Татарстанның атказанган артисты Илүзә Хуҗина һәм «Ямьле» төркеме чыгыш ясады.

«Qayna», «Татарстан Дизайнерлар берлеге», Айшат Кадыйровадан «Firdaws, baysan», «Civil Mona», «Луиза Скипина», «Dh дизайн мәктәбе» һәм «Остазлар» брендлары үз коллекцияләрен тәкъдим итте.

«Бүген минем өчен - шатлыклы вакыйга, мондый матурлыкны күрү – зур бәхет. Сез барыгыз да кунаклар гына түгел, әлеге зур вакыйгада катнашучылар да. Сез, кызлар, бу дөньяга ия, безне, ир-атларны илһамландырасыз, бу гүзәл планетага тормыш бүләк итәсез. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, ир-атларыгызны саклагыз», – дип сәламләде чара кунакларын «Туган авылым» ресторан комплексы хуҗасы һәм «Fashion Iftar»ны оештыручы Радик Абдрахманов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

1200 кунакка исәпләнгән масштаблы ифтарны әзерләүдә быел ике тапкырга күбрәк хезмәткәрләр катнашкан. Модалы кичәнең командасы 500 кешегә кадәр арттырылган – монда волонтерлар, модельләр һәм башка хезмәткәрләр керә.

Проектның кураторы Эльза Җиһантдинова искәртеп узганча, ике көн дәвамында ифтарны әзерләүдә йөздән артык волонтер катнаша, һәм алар барысы да – кызлар. Оештыручылар тарафыннан исә һәр елны волонтерлар өчен зур бүләк – гомрә хаҗына юллама әзерләнә. Быел әлеге бүләккә иң актив волонтер Мәдинә Сатарбекова лаек булды.

«Гомрәгә сертификат алачак иң актив волонтерны билгеләү бик җиңел. Ул һәрвакыт күзләре янып торган, бер үк вакытта барысына да ярдәм итүче кеше. Аны барысы да белә һәм күрә торган кеше. Командада бу карар һәрвакыт бертавыштан кабул ителә», – дип сөйләде Эльза Җиһантдинова.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шулай ук зур бүләкләрнең берсе гыйбадәт бүлмәләрен бизәү белән шөгыльләнүче оешмадан булды. Бүләкне отучы исеменнән мәчеттә гыйбадәт зонасы төзеләчәк.

Кичәнең кульминациясе һәм иң дулкынландыргыч мизгел кунаклар арасында төп приз – хаҗга юллама уйнату булды. Мәккәгә зур хаҗ сәфәренә юлламаны Гөлфизә Шәрәпова отты.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России