Рөстәм Миңнеханов Кытайда Аньхой провинциясе губернаторы белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Аньхой провинциясе губернаторы Ван Цинсянь әфәнде белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Провинция Кытайның көнчыгышында урнашкан, анда 8,5 меңнән артык югары технологияле предприятие исәпләнә. Икътисадның төп тармаклары - автомобиль төзелеше, төзү материаллары, дарулар, азык-төлек җитештерү, логистика, энергетика, финанс хезмәтләре күрсәтү. Дөньякүләм танылган җитештерүчеләр арасында Аньхойда Chery Automobile һәм JAC Motors автомобильләре производстволары урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре бүген - моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәдә. Һәм бу төбәкләргә активрак хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә.
«Соңгы елларда Сезнең ил безнең республика икътисадына төп чит ил инвесторына әверелде. Узган елда чит ил инвестицияләре структурасында Кытай инвестицияләре өлеше 62 проценттан артып китте», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытай Халык Республикасы белән уртак инновацион һәм сәнәгать проектлары портфелен (машина төзелешеннән алып IT-өлкәдә һәм энергетикада югары технологияләргә кадәр) киңәйтә.
Соңгы проектларның берсе - «Алабуга» махсус икътисади зонасында 670 мең квадрат метр мәйданлы илдә иң зур логистик үзәкне эшләтеп җибәрү. Анда 500 яңа эш урыны булдырылыр дип көтелә.
Әңгәмә барышында шулай ук Аньхойның Кытайдагы бик тиз үсә торган төбәкләренең берсе булуы һәм әле 2017 елда ук республика белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек турында беренче килешү имзалануы билгеләп үтелде. Татарстанның кайбер компанияләре провинциянең зур җитештерүчеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2023 елдан Казанда ике илнең дә рәсми һәм эшлекле даирәләре катнашында эшлекле багланышларны киңәйтүгә юнәлдерелгән «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумы уза.
«Форумда Кытай бизнесын ике йөздән артык зур компания тәкъдим итә. Сезне һәм Аньхой провинциясе вәкилләрен быел август аенда узган чираттагы, дүртенче форумда көтеп калабыз», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.
«Сезнең белән яңадан очрашуыма шатмын. Хөкүмәт исеменнән сезгә иң җылы сәламнәремне җиткерәм», - дип мөрәҗәгать итте губернатор. Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай лидеры Си Цзиньпинның соңгы очрашуында дәүләт башлыклары барлык өлкәләрдә элемтәләрне көчәйтү кирәклеге турында фикер алышкан.
«Без Татарстан белән хезмәттәшлеккә бик җитди һәм зур өмет белән карыйбыз», – дип искәртте Ван Цинсянь. Кытай ягы Татарстан белән нефть чыгару һәм эшкәртү, самолет һәм автомобильләр төзелеше кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерә.
«Шулай ук гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне көчәйтергә тәкъдим итәм. Быел Россия-Кытай мәгариф елы уза. Бу - безнең югары уку йортлары дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне һәм студентлар алмашуны җайга салу өчен яхшы сәбәп», – дип сүзен тәмамлады губернатор.